Заман сулышы

Мишустин ипотека буенча түләүләрне киметү планын әзерләргә кушты

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 16 мартка ипотека түләүләрен киметү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Тиешле карар 13 февральдә узган РФ Хөкүмәте утырышында кабул ителде. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Икътисади блокка кураторлык итүче беренче вице-премьер Андрей Белоусов һәм төзелеш тармагы өчен җаваплы вице-премьер Марат Хөснуллин, Россия Банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина белән бергә, ипотека буенча түләүләр күләмен киметү планын әзерләү өчен җаваплы итеп билгеләнде. Сүз, аерым алганда, «элек бирелгән ипотека кредитларын гадиләштерелгән тәртиптә рефинанслау шартларын булдыру» турында бара, диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушев Икътисади үсеш министрлыгы һәм Росреестр белән бергә, шулай ук 16 мартка, нәтиҗәсез файдаланыла торган җир кишәрлекләрен торак төзелешенә җәлеп итү буенча тәкъдимнәр бирергә тиеш.

Реклама

Вице-премьер Дмитрий Чернышенко, үз чиратында, ил хөкүмәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ташламалы ипотека кредитлары программалары турында гражданнарга мәгълүмат бирү өчен җаваплы булды.

 

https://tatar-inform.tatar/news/business/16-02-2020/mishustin-ipoteka-buencha-t-l-l-rne-kimet-planyn-zerl-rg-kushty-5722990

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: