Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Политолог: Яңартылган Конституция республиканың тарихын һәм үзенчәлеген яклый

Россия политологы Марат Бәширов РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү нәтиҗәсендә милли республикаларның статусы теркәләчәк, ә аларның мәдәнияте һәм тарихы якланачак дип белдерде. Бу хакта ул Гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә видеоэлемтә аша сөйләде.

 

«Конституциядә милли республикаларның статусы теркәлә. Берничә ел элек без регионнарны унификацияләргә кирәк дигән сорауларны ишеттек, әмма Конституция аларның статусын терки һәм аларның тарихын, мәдәниятен һәм үзенчәлеген якларга мөмкинлек бирә — бу бик мөһим», — дип билгеләп үтте Бәширов.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанда халыкның сайлауларга бару күрсәткеченең югары булуы республика халкы тарафыннан бу төзәтмәләрнең мөһимлеген аңлавы турында сөйли.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/politics/01-07-2020/politolog-ya-artylgan-konstitutsiya-respublikany-tarihyn-m-zench-legen-yaklyy-5753604

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев