Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Путин инициативалары буенча халык фикере җиткерелергә тиешлеге әйтелде

Россия Президенты Владимир Путинның РФ Конституциясенә төзәтмәләренә карата шәһәр генә түгел, авыл халкы фикере дә җиткерелергә тиеш. Бу хакта журналистларга ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы Андрей Большаков әйтте.

 

«Иҗтимагый палата вәкилләре үз фикерен, җәмәгатьчелек фикерен туплап җиткерә ала. Республиканың зур һәм кечкенә шәһәрләре, авыл җирлеге халкы фикере дә ишетелсен өчен тырышачакбыз», — диде ул.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров палатада РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр өчен эшче төркем булдырылганын әйтте.

«Без гражданнар белән очрашулар оештырачакбыз. Иҗтимагый палата әгъзалары белән тәкъдимнәр турында фикер алышачакбыз, чөнки күп кенә маддәләр төбәкләргә кагыла. Иҗтимагый палата алга таба да алар буенча эштә катнашырга тиеш дип саныйбыз», — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев