Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Район-шәһәрләргә Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге алырга мөмкин

ТР Дәүләт Советында кабул ителгән закон проекты нигезендә, аерым кешеләр генә түгел, мунициаль берәмлекләр дә республикасының иң югары дәүләт бүләге — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнә алачак.

Бу хакта закон проекты  алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында кабул ителде.

Депутат Римма Ратникова 2004 елда Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены гамәлгә куелганын әйтте. «Элек бу орден белән иң зур хезмәт казанышлары өчен гражданнар гына бүләкләнгән иде. Мондый мөмкинлек Россия Федерациясе гражданнарына, чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга бирелде», — диде.

2016 елда орден белән икътисадны, мәдәниятне, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, сәнгатьне, спортны үстерүдә, илнең оборона сәләтен һәм хокук саклауны ныгытуда зур казанышлары булган оешмаларны һәм аның бүлекчәләрен бүләкләү мөмкинлеге кертелгәнен билгеләп узды.

 

Аның сүзләренчә, закон проекты белән Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарын «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләү мөмкинлеге карала. Закон проектын әзерләүчеләр фикеренчә, муниципаль берәмлекләрне бу орден белән бүләкләү аларның казанышлары дәүләт дәрәҗәсендә генә танылып калмыйча, аларга алдагы нәтиҗәле хезмәте өчен көчле стимул булып торачак.

Закон проекты Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды һәм хупланды. Римма Ратникова документны беренче һәм өченче укылышта кабул итүне сорады. Депутатлар хуплады.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев