Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Россия Хезмәт министрлыгы Яңа ел бәйрәмнәрендә хезмәткә түләү тәртибен аңлатты

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец яңа ел бәйрәмнәре аркасында россиялеләрнең хезмәт хакы ким булмаска тиеш, дип аңлатты. Бу хакта «Российская газета»га сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

 

Ул Хезмәт Кодексында хезмәткәрләргә айда эшләми торган бәйрәм көннәре санына карамастан, хезмәт хакы күләмен саклап калуны гарантияләүче нигезләмә бар, дип искәртте. Мондый гарантия оклад алып эшли торган кешеләргә генә кагыла.

Эш башыннан түләнә торган хезмәт хакы алучы хезмәткәрләргә бәйрәм көннәре өчен өстәмә түләү каралган. Түләү күләме һәм тәртибе күмәк килешү яки башка норматив актлар белән билгеләнә.

2020 елда россиялеләр 1-8 гыйнвар көннәрендә ял итәчәк. 5 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килә торган бәйрәм көннәре 4 һәм 5 майга күчерелә. Гыйнвар аенда барлыгы 17 эш һәм 14 ял һәм бәйрәм көне булачак.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев