Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

«Россия лидерлары. Сәясәт» яңа бәйге игълан ителде

Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко булачак сәясәтчеләр һәм закон чыгаручылар өчен «Россия — мөмкинлекләр иле» платформасында «Россия лидерлары. Сәясәт» дигән яңа конкурс башлану турында игълан итте.

 

Конкурс иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнергә һәм хакимиятнең вәкиллекле органнарына сайлауларда катнашырга теләүче кешеләр өчен билгеләнгән, диде Кириенко матбугат брифингы вакытында.

«Россия лидерлары» проектыннан аермалы буларак, әлеге конкурста катнашучылар берничә башка компетенция буенча бәяләнәчәк — социаль җаваплылык һәм катнашучылар ия булырга тиешле билгеле бер социаль багаж каралачак.

Катнашучылар 16 мартка кадәр (Мәскәү вакыты белән 18.00 сәгатькә кадәр) теркәлә ала. Ике ай дәвамында - март аеннан апрель аена кадәр алар конкурс сайтында дистанцион этап биремнәрен үтәячәк, дип сөйләде «Россия — мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Алексей Комиссаров.

Конкурс Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә. Проект турында тулырак мәгълүмат белән РФ Сәяси лидерлары сайтында (политическиелидеры.рф) танышырга, шунда ук теркәлү узарга мөмкин.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев