Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Россия Президенты законны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин Җинаять кодексына балигъ булмаганнарга карата кулга алуны билгеләү һәм үтәтүне чикләүче төзәтмәләрне имзалады. Әлеге документ Кремльнең рәсми сайтында урнаштырылган. Закон 2014 елның 11 ноябрендә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән, ә 19 ноябрьдә аны Федерация Советы хуплаган. Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, РФ Җинаять кодексының 88 нче маддәсендә...

Россия Президенты Владимир Путин Җинаять кодексына балигъ булмаганнарга карата кулга алуны билгеләү һәм үтәтүне чикләүче төзәтмәләрне имзалады. Әлеге документ Кремльнең рәсми сайтында урнаштырылган.
Закон 2014 елның 11 ноябрендә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән, ә 19 ноябрьдә аны Федерация Советы хуплаган.
Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, РФ Җинаять кодексының 88 нче маддәсендә кулга алу балигъ булмаганнарга карата билгеләнә торган җәза төренә кертелмәгәнлектән, тиешле нигезләмәләр Җинаять Кодексыннан да, Җинаять-башкарма кодексыннан да төшереп калдырылган.
"Шуңа бәйле рәвештә, РФ Җинаять кодексының 54 нче маддәсе 2 нче өлешенә үзгәреш кертелә, ул суд хөкем чыгарган вакытта 18 яше тулмаган затларга кулга алу рәвешендәге җәзаны кире кага", диелгән белешмә материалларда.
Шул ук вакытта РФ Җинаять-башкарма кодекстан балигъ булмаган хөкем ителүчеләргә карата җәза тәртибен һәм аны үтәү шартларын, матди-көнкүреш һәм медицина хезмәте күрсәтүне регламентлаучы нигезләмә төшереп калдырыла, дип хәбәр итә ТАСС.
http://tat.tatar-inform.ru/сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон