Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Россиядә минималь хезмәт хакы күләмен исәпләү системасын үзгәртергә тәкъдим иттеләр

Россиядә минималь хезмәт хакы күләмен исәпләү методикасы искергән, ә минималь куллану бюджеты күләме 40 мең сумнан да ким булмаска тиеш. Бу хакта Россия Бәйсез профсоюзлар Федерациясе (ФНПР) секретаре Олег Соколовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

 

2020 елда Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 850 сумга артты һәм аена 12130 сум тәшкил итә, дип хәбәр ителгән иде.

"Россиядә эшкә яраклы кешенең яшәү минимумын 2013 елдан гамәлдә булган исәпләү методикасы хәзерге чынбарлыкка, аерым алганда, тарифлар һәм хезмәт күрсәтү бәяләренең үсүенә җавап бирми", - дип аңлата Соколов.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия Бәйсез профсоюзлар Федерациясе фикеренчә, кулланучылар бюджетлары системасын эшләргә һәм хезмәткәрне матди байлыклар белән генә түгел, ә ял итү мөмкинлеге белән дә тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк минималь хезмәт хакы күләмен билгеләүгә күчәргә кирәк.

"Киләчәктә минималь куллану бюджеты – минималь хезмәт хакын билгеләү, ә яшәү минимумы күләме социаль пособиеләр өчен база булырга тиеш. Россия Бәйсез профсоюзлар Федерациясе исәпләп чыгарганча, гаилә йөкләнешен исәпкә алмыйча, минималь куллану бюджеты күләме 2020 елның 1 гыйнварына 40 мең сумнан да ким булмаска тиеш", - дип өстәде Соколов.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев