Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Рәшит Низамов архитектура университеты коллективының төзәтмәләрне хуплавын әйтте

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары һәм укытучылары 25 июньнән 1 июльгә кадәр уза торган Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашачак. Бу хакта интервьюда вуз ректоры Рәшит Низамов белдерде.

 

«Без читтә калмабыз һәм РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашырга җыенабыз. Миңа төзәтмәләр ошый, алар гуманлы һәм безнең җәмгыятьнең барлык катламнарына, барлык яшь төркемнәренә (балалар һәм ата-аналар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, пенсионерлар) кагыла. Төзәтмәләр сәламәтлек саклауга һәм экологиягә кагыла. Гаилә кыйммәтләренә кагылышлы төзәтмәләр дә аңлаешлы», — диде ул.

Рәшит Низамов фикеренчә, югары уку йорты укытучылары һәм студентлары РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хупларга ниятли.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X