Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Рөстәм Миңнеханов Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан инвалидларга машина ачкычлары тапшырачак

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Әфганстан территориясендәге сугышларда үзләрен күрсәткән сугышчы-интернационалистларга бүләкләр тапшырачак.

 БДБ Хөкүмәтләре башлыклары советы каршындагы Хәрби-интернационалистлар эшләре комитеты рәисе, Советлар Союзы Герое Руслан Аушев Казан Кремлендә Әфган сугышы ветераннарын хөрмәтләү тантанасында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Генерал-лейтенант Руслан Аушев 15 февральдә Казан Кремлендә узачак Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр ветераннарын хөрмәтләү тантанасына чакырылган», — диделәр матбугат хезмәтендә. Кунаклар исемлегендә шулай ук Азнакайдан герой-разведчик Ильяс Дауди бар. Ул 1986 елның августында Әфганстанның Герат провинциясендә дошман уты астында мина кырыннан үз ротасындагы каты яраланган өч солдатны алып чыга.

Тантанада дәүләт бүләкләре, шулай ук сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан инвалидларга автомобиль ачкычлары тапшыру планлаштырыла. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов ветераннар белән Казанда сугышчы-интернационалистларга һәйкәл проекты буенча фикер алышырга ниятли.

Татарстан башкаласында 2020 елның 15 февралендә Әфганстаннан совет гаскәрләре чикләнгән контингентны чыгарган көннән 31 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Хезмәт бурычын үтәгән татарстанлылар турындагы традицион митинг 9.00 сәгатьтә Җиңү паркында узачак.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/13-02-2020/ruslan-aushev-kazan-kremlend-fgan-sugyshy-veterannaryn-h-rm-tl-tantanasynda-bulachak-5722609

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев