Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Садыйков медицина ярдәме турында Конституциягә кертеләчәк төзәтмәнең мөһимлеген әйтте

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «үтемле медицина ярдәме» төшенчәсенең ни өчен РФ Конституциясе дәрәҗәсендә ныгытылырга тиешлеген аңлатты. Үз фикерләрен ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында әйтте.

 

«Медицина ярдәменең һәркем өчен үтемле һәм үз вакытында булырга тиешлегендә бернинди дә шик юк. „үтемле медицина ярдәме“ төшенчәсен Россия Конституциясенә кертү гражданнар хокукларын яклауның өстәмә гарантиясе булачак», — диде республика сәламәтлек саклау министры.

Марат Садыйков фикеренчә, халыкның сәламәтлеген саклау һәм гомер озынлыгын арттыру — Россия дәүләтенең әһәмиятле бурычлары. Моңа ирешү өчен Россия халкында сәламәтлеккә карата җаваплы мөнәсәбәт булдырырга кирәк.

«Россия Конституциясендә җәмгыятьнең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, сәламәт тормыш рәвеше алып баруга шартлар тудыру, гражданнарда сәламәтлек саклау культурасын һәм сәламәтлеккә җаваплы мөнәсәбәт булдыру өстенлеген кертүне мөһим төзәтмә дип саныйм.

Кисәтеп була торган үлем очракларын киметү һәм авыруларны башлангыч этапларда ачыклау — халыкның гомер озынлыгын арттыруда әһәмиятле момент», — диде Марат Садыйков.

 https://tatar-inform.tatar/news/health/30-06-2020/sadyykov-meditsina-yard-me-turynda-konstitutsiyag-kertel-ch-k-t-z-tm-ne-m-imlegen-ytte-5753125

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев