Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Шәймиев: Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр Россияне төрле яклап ныгытуга йөз тота

Россия Федерациясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр тышкы һәм эчке факторларны исәпкә алып, илне төрле яклап ныгытуга юнәлдерелгән. Бу хакта Татарстанның беренче Президенты һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтте.

 

«Иң мөһиме — Төп закондагы барлык нигезләмәләрнең бернинди тайпылышсыз үтәлүе. Аерым алганда, РФ Конституциясе барлык халыкларның да туган телләрен саклауны гарантияли. Конституция гаранты — безнең Президент һәрчак һәр халык өчен дә туган телнең, ана теленең әһәмиятен билгели», — диде Минтимер Шәймиев.

Аның сүзләренчә, төзәтмәләр кертелгән Конституция ил Президенты Владимир Путин белән бер дулкында эшләүгә йөз тота, бу хакимиятнең тотрыклы булуына нигез булып тора.

«Тотрыклы хакимият — имин, уңышлы үсә торган ил», — диде Татарстанның Дәүләт киңәшчесе.

  •     Гомумхалык тавыш бирү көне 1 июльдә булачак. Татарстанда Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр өчен алдан тавыш бирү 25 июньдә башланачак.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев