Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Татарстанда күп балалы гаиләләрдә балаларны санау өчен яңа индикатор кертеләчәк

Татарстанда күп балалы гаиләләрдә балаларны санау өчен яңа индикатор кертеләчәк. Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина ТР Социаль-икътисади мониторинг комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында шул хакта хәбәр итте.

 

«Демография» илкүләм проектында билгеләнгән төп максат — бала дөньяга аваз салганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү. Әлеге уңайдан яшь, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләргә булышлык күрсәтүгә аерым игътибар бирелә. Моңа бәйле рәвештә икенче, өченче һәм шуннан соң туган балаларны санау өчен яңа индикатор зур әһәмияткә ия», — дип искәртте спикер.

Моңа кадәр гаиләдә икенче булып һәм аннан соң туган сабыйлар статистикада бергә исәпләнә һәм бер графада языла иде. Хәзер исә һәр бала аерым графада теркәләчәк.

Гатауллина билгеләп үткәнчә, дәүләт статистика органнарына беркетелгән күрсәткечләрнең күбесе «Демография» һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектлары буенча формалаша. Әйтик, белгечләр сәламәт яшәү рәвеше алып бара торган гражданнар санын, хатын-кызларның мәшгульлек дәрәҗәсен, үлем-китем күрсәткечләрен һ.б. бәяли.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев