Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Удачина: Бала хокукларын яклау мәсьәләсенең Конституция дәрәҗәсенә күтәрелгәне юк иде

Конституциягә РФ Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән төзәтмәләр балалар һәм гаиләне яклау өстенлеген иң югары дәрәҗәдә беркетергә мөмкинлек бирә. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

 

Ул билгеләп үткәнчә, Конституциягә төзәтмәләр балалы гаиләләр һәм сабыйларның хокукын яклау ягыннан караганда зур әһәмияткә ия.

«Иң мөһим өлешләрнең берсе — балаларның Россия дәүләт сәясәтенең өстенлекләреннән берсе булуы турындагы нигезләмәне конституцион норма сыйфатында билгеләү», — дип искәртте Удачина.

«Әлеге мәсьәләнең Конституция дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгәне юк иде әле. Соңгы ун елда бездә балаларга кагылышлы мәсьәләләрнең әһәмияте бик нык артты», — диде Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм бу процессның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты оештырылган вакытта ук башлануын әйтте.

Аның сүзләренчә, соңгы елларда Россия җәмгыятендә бала хокуклары, гаилә кыйммәтләрен үстерү, үзенчәлекле балаларны кайгыртуга бәйле мәсьәләләр турында даими рәвештә фикер алышулар үткәрелә.

«Иң мөһиме — әлеге мәсьәләләр бездә чыннан да хәл ителә. Һәм әлеге өстенлекләрне Конституциядә беркетү мондый сәясәтнең логик дәвамы булып тора», — диде Гүзәл Удачина.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев