Заман сулышы

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановның киләсе срокка тәкъдим ителүен хуплады

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2020 елның көзендә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә узачак республика җитәкчесен сайлауларда тәкъдим ителүен хуплаган.

 

 

«Мин вәкаләтләр вакытының тәмамлануын беләм. Татарстан төп күрсәткечләр буенча, чыннан да, федерациянең барлык субъектлары арасында лидер булып тора һәм болар барысы да сезнең хезмәт нәтиҗәсендә ирешелгән. Шуңа күрә мин, һичшиксез, сезнең киләсе срокка республика җитәкчесе вазифасына кандидат буларак тәкъдим ителүегезне хуплыйм», — диде Путин.

Реклама

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга ярдәме һәм ышанычы өчен рәхмәт белдерде. «Мин — сезнең команда әгъзасы, сез хуплаган очракта мин алга таба эшләргә әзер», — диде Татарстан Президенты.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/politics/20-05-2020/putin-mi-nehanovny-respublika-it-kchese-vazifasyna-ya-a-srokka-t-k-dim-it-ne-huplyy-5744104

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: