Заман сулышы

Яңа хөкүмәт составы игълан ителде

Владимир Путин яңа Министрлар Кабинеты составы турындагы указга кул куйды, премьер-министр Михаил Мишустинның тугыз урынбасары булачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

 

Премьер-министр Михаил Мишустинның тугыз урынбасары булачак: Андрей Белоусов - Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары, Дмитрий Григоренко - вице-премьер — Хөкүмәт Аппараты башлыгы, Юрий Трутнев - вице-премьер — Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгыш федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле, Виктория Абрамченко - вице-премьер, Татьяна Голикова - вице-премьер, Юрий Борисов- вице-премьер, Дмитрий Чернышенко - вице-премьер, Алексей Оверчук-вице - премьер, Марат Хөснуллин - вице-премьер.

 

«Федераль башкарма хакимият органнары структурасы турында»гы Президент Указы нигезендә, Төньяк Кавказ эшләре буенча министрлык бетерелә, аның функцияләре Икътисади үсеш министрлыгына карый. Шулай ук, хәзер Росреестр, Росздравнадзор һәм ФМБА эшчәнлеге белән хөкүмәт җитәкчелек итәчәк, ә Росимущество Икътисади үсеш министрлыгы урынына Финанс министрлыгы карамагына күчә.

Реклама

Хөкүмәтнең яңа составында Силуанов, Чуйченко, Максим Акимов, Ольга Голодец, Алексей Гордеев, Дмитрий Козак, Виталий Мутко вице-премьер вазифаларыннан китте. Силуанов һәм Чуйченко министрлар булып эшләргә калды.

Яңа Министрлар Кабинетында Максим Орешкин, Владимир Мединский, Максим Топилин, Павел Колобков, Александр Коновалов, Вероника Скворцова, Константин Носков, Михаил Котюков, Ольга Васильева министрлар портфелен алмады.

 

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: