Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Юлда түгел хикмәт

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2006 елда "2006-2012 елларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын үстерү" дип аталган федераль максатчан программа гамәлгә кертелгән иде. Аның максаты - 2004 елдагы белән чагыштырганда, 2012 елга юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләрне 1,5 тапкырга киметү. Бездә 2004 ел белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәте 10 процентка кимегән, тик зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр...

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2006 елда "2006-2012 елларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын үстерү" дип аталган федераль максатчан программа гамәлгә кертелгән иде. Аның максаты - 2004 елдагы белән чагыштырганда, 2012 елга юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләрне 1,5 тапкырга киметү.


Бездә 2004 ел белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәте 10 процентка кимегән, тик зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр арткан.
Быелның гыйнвар-март аена Лениногорск районында 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 1 кешенең гомере өзелгән, уникесе җәрәхәтләнгән. Тизлекне арттыру сәбәпле, транспорт һәлакәте булып, 1 кеше үлгән, сигезе җәрәхәтләнгән, ә балалар һәм яшүсмерләр катнашында шәһәр һәм районда 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Мондый һәлакәтләргә китерүче төп сәбәпләрнең берсе - юл кагыйдәләрен үтәмәү һәм тизлекне арттыру.
Эчке эшләр бүлегенең Лениногорск районы буенча ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан быел юл кагыйдәләрен бозуның 8 мең 244 очрагы ачыкланган. Ул узган ел күрсәткеченнән 70,04 процентка артыграк. Шуның 5 мең 73е - махсус техник чаралар ярдәмендә ачыкланган икән. Исерек килеш руль артына утыручылар саны 72әү. Узган ел бу сан 69 булган. Димәк, исерек килеш тәртип бозу очрагы 4,3 процентка арткан дигән сүз.
Балалар һәм яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтенең кимүе куандыра. Быелның гыйнвар-март аена шәһәр һәм районда балалар катнашында бер генә юл һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, кечкенә пассажир җәрәхәтләр белән генә котылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл