Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Зилә Вәлиева коммерцияле булмаган оешмаларның роле турында төзәтмәнең әһәмиятен әйтте

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева коммерцияле булмаган оешмалар (НКО) турында Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәнең әһәмиятен аңлатты. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән аралашканда әйтте.

 

«Мондый принципиаль әйберләр Конституциядә теркәлә, чөнки соңгы елларда гражданлык җәмгыятенең төрле институтлары үзләренең өлгергәнлеген күрсәтте, әһәмиятле мәсьәләләр буенча фикер алышуда, аларны хәл итүдә актив катнашты», — дип саный Зилә Вәлиева.

Россиялеләр коронавирус эпидемиясе башланганнан бирле коммерцияле булмаган оешмалар һәм волонтерлар ярдәмен аеруча нык тойды. Бу вакытта Россиядә «Ярдәм янәшә! Без бергә» акциясе кысаларында волонтерлар, пенсионерларга, риск төркеменә кергән кешеләргә азык-төлек һәм дарулар сатып алдылар һәм алып килделәр.

«Коронавирус пандемиясе чоры бу институцияләрнең ни дәрәҗәдә мобиль булуын, икенче көнне үк үз-үзләрен оештыра, терәк була алуларын күрсәтте», — дип сөйләде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X