Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

5 минут эчендә сырлы кабартмалар

Кирәк: Кефир — 1 стакан. • Тоз — 0,5 ч. л. • Шикәр комы — 0,5 ч. л. • Сода — 0,5 ч. л. • Уылган каты сыр — 1 стакан. • Уылган сосиски яки казылык — 1 стакан. • Он — 2 стакан.

Кефирга тоз, шикәр, сода өстәргә, яхшылап болгатырга. Сыр һәм он салырга. Камырны кисәкләргә бүләргә һәм җәяргә, эчлек салырга (миндә - хәләл сосискалар). Сырның башка төрен салырга мөмкин, шулай ук, бик тәмле була. Фантазиягезгә карагыз. Камырның кырыйларын тоташтырып, уклау белән тагын бераз җәяргә. Алдан кыздырылган табада, үсемлек маенда ике яклап та, капкачын ябып, кыздырырга.


 http://yashel-uzan.ru/news/t%D3%99mletamak/5-minut-echend-syrly-kabartmalar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев