Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Баланнан желе ясау ысулы

– Быел балан верандада да күгәрми-череми бик әйбәт саклана. Күптән җыелса да, шушы көннәрдә генә аннан желе ясадым.

 

Биектау районы Алан-Бәксәр авылының җирле үзидарә башлыгы Зөһрә Гарифуллина баланнан желе рецепты белән уртаклашты:
– Быел балан верандада да күгәрми-череми бик әйбәт саклана. Күптән җыелса да, шушы көннәрдә генә аннан желе ясадым. Аны мин түбәндәгечә эшләдем. Кәстрүл төбенә ярты касә су салып юылган баланнарны салдым. Капкач каплап, уртача утта кайнарлап алдым, кайнатмадым. Парда тотып алган кебек була. Шулай иткәндә баланнарны сөзгеч аша чыгару җиңелрәк, төшеннән җиңел аерыла, тәме дә бераз үзгәреп китә. Әзер массага бер литрга 1,2-1,5 кг исәбеннән шикәр комы салып эреп беткәнче болгаткалап торасы. Бал яраткан кешегә 1гә 1 исәбеннән бал салырга да була. Мин бу желены дәва дип түгел, өстәлдә көндәлек чәй эчәр өчен эшлим.

 

Зөһрә Садыйкова

Фото:www.kakprosto.ru

Ватаным Татарстан

 http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/balannan-zhele-yasau-ysuly

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев