Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Бик тәмле рассольник ясау ысулы

Аш-су остасы Әлфия Хафизуллина рецепты

 

Кирәк булачак: 0,5 кило арпа ярмасы (перловка), 3 кило кыяр, 1 кило кишер, 1 кило суган, 0,5 литр томат пастасы, 250 грамм шикәр комы, 250 грамм үсемлек мае, 4 аш кашыгы тоз, 100 грамм 9 процентлы аш серкәсе.

Башта арпа ярмасын ярты сәгать чамасы пешереп алабыз, сөзәбез. Кыяр, кишер һәм суганны турап, үз суында 40 минут чамасы пешерәбез. Шуңа томат пастасы, тоз, шикәр комы, үсемлек мае өстәп, тагын 15 минут пешереп алабыз. Әзер булганда гына аш серкәсе салабыз. Стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз һәм калынрак әйбер белән каплап куябыз. Суынгач, саклау урынына урнаштырабыз.

Ватаным Татарстан

 http://baltaci.ru/news/ash-su-blmse/bik-tmle-rassolnik-yasau-ysuly

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев