Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Булат Бәйрәмовтан бик тәмле "Чахохбили" рецепты

Дуслар, бүген без сезгә танылган алып баручы Булат Бәйрәмовтан "Чахохбили" рецептын тәкъдим итәргә булдык.

Бу ризыкны пешерү рецепты белән ул Инстаграмда уртаклашкан.

Моның өчен сезгә тавык, помидор, суган,татлы борыч, сарымсак һәм "Хмели-сунели" тәмләткече кирәк булачак.

 

???‍? - Тавык итен эре кисәкләргә турыйсың.

- Кызган табада як-ягын кыздырып аласың.

- Тавык өстенә вак итеп туралган помидор салабыз да, 20-25 минут томалап пешерәбез.

- Суганны ярымбоҗралап турыйбыз да, аерым табада саргылт төскә кергәнче кыздырабыз.

- Бер татлы борыч һәм 3-4 тырнак сарымсакны турап тавык өстенә салабыз.

- Кызган суганны да тавык өстенә салабыз да, тозлыйбыз, борычлыйбыз.

- 10 минуттан соң 2 чәй кашыгы хмели-сунели дигән приправа салабыз.

- Тагын 15 минуттан чахохбили әзер.

- Табынга биргәндә өстенә кинза турап салабыз.

ТӘМЛЕ БУЛСЫН!??

 

http://almet-rt.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев