Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Чөгендер яфрагыннан кәтлит

Эссе көннәрдә тамак ялгар өчен менә дигән рецепт.


Җәй көне авыр ашлар ашыйсы килми, кайчакта берәр җиңел генә нәрсә белән тамак ялгап аласы килә. Андый очраклар өчен шәп рецепт бар.

Әллә нәрсә кирәкми, нибары йомырка, ике аш кашыгы май, он һәм чөгендер яфрагы.


Чөгендернең яфрагын  ашау кемгәдер сәер булып тоелырга мөмкин, ләкин аны пешереп ашап караганнар, гел шул ревешле пешерә  башлый. Аны ашый белергә генә кирәк. Кайчакта рагуларга да салып җибәрергә була. Аш казанына, йөрәккә файдасы күп.  Ә бу рецепта кәтлит ясыячакбыз. Кәтлит кайнар килеш тә, суык килеш тә шактый тәмле.


Кирәк булачак:
Чөгендер яфрагы, бер уч
Бер йомырка
Ике аш кашыгы үсемлек мае
3-4 кашык он
Тоз, борыч
Бер бал кашыгы майонез яки ике бал кашыгы каймак
Укроп, петрушка, каймак, бизәү өчен.


Ничек ясарга?
Чөгендер яфрагын яхшылап юабыз, сабакларын һәм яфракларның каты өлешен кисеп алабыз һәм вак саломка формасында турыйбыз. Йомырка сытабыз, майонез яки каймак, үсемлек мае, тоз һәм борыч салабыз. Яхшылап болгатабыз. Он өстибез. Масса оладьи камырыннан бераз гына куерак булырга тиеш.


Табаны майлыйбыз һәм җылынырга, плитәнең өстенә куябыз. Таба кызгач, кашык белән массаны табага салабыз һәм теләгән формага китерәбез (якынча бармак калынлыгы). Кәтлитнең бер ягы кызгач, аны әйләндерергә була.


Табынга каймак белән һәм укроп яки петрушка белән куярга була.

idel-tat.ru

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/chgender-yafragynnan-ktlit

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев