Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Чөгендердән салкын аш ясау ысулы

Кирәк: 1,5 л минераль су, 4 пешкән чөгендер, 2 помидор, 4 кыяр, кыяклы яшел суган, укроп, 4 пешкән йомырка, 100 мл куе каймак, 1-2 сарымсак теше, тоз, бальзамик уксус.

 

Әзерләү: пешкән чөгендерне нечкә итеп саламлап турарга. Помидорларны юып, берничә урыннан тишек, өстенә кайнап торган су коеп, бер минут тотарга, суын түгеп, салкын су белән чайкап алырга һәм тышын салдырырга. Блендер ярдәмендә изәргә. Кыярны саламлап, укроп, суганны вак итеп турарга. Кәстрүлгә чөгендер, кыяр, яшелчәлекне һәм вак итеп туралган йомырка агын чиратлап салырга. Шуларга су өстәргә, помидор измәсен кушарга, яхшылап болгатырга. Тоз, бальзамик соус өстәргә.

Аш өстенә салыр өчен йомырка сарысын сарымсак һәм каймак белән бергә кушып болгатабыз. Табынга икесен аерым савытта бирәбез.

"Ватаным Татарстан"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X