Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Җиләкле һәм эремчекле пирог

Кирәк: 500 гр эремчек, 400 гр бакча җиләге, 300 гр он, 250 гр шикәр комы, 200 гр сыер мае, 2 данә йомырка, 1 чәй кашыгы разрыхлитель, 1 гр ванилин.

 

Әзерләү: он белән разрыхлительне иләк аша үткәреп, шакмаклап туралган сыер мае һәм 1-2 аш кашыгы шикәр комы кушарга һәм бергә уарга. Эчлекне әзерләгәнче суыткычка куеп тору яхшырак.

Савытта эремчек, шикәр һәм ванилинны болгатырга, аннары йомыр ка өстәргә һәм блендер ярдәмендә бер төрле масса барлыкка китерергә.

Формадагы пергаментка майлы-шикәрле валчыкларның бер өлешен җәергә. Икегә бүленгән җиләкләрне тезәргә, өстенә эремчекле эчлекне салырга һәм калган җиләкне тезеп бетерергә. Аннары валчыкларның икенче өлешен түшәргә.

180 градуска кадәр кыздырылган мичтә 1 сәгать тирәсе пешерергә. Пирогның өсте кызарырга тиеш. Мичтән алып, тулысынча суынганын көтәргә һәм суыткычка куярга. Төнгә әзерләсәгез, иртән бик тәмләп чәй эчәрсез.

 

 http://yashel-uzan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X