Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Кабачкидан (ташкабактан) пицца! 

Ингредиентлар: 

 

 

1 кг ташкабак 

2 йомырка 

1 тавыкның түш ите 

50 г сыр 

3 помидор 

1 баш суган 

1 кишер 

2 төш сарымсак 

50 г он 

1/4 стакан сөт 

яшел үләннәр. 

Эш барышы: ташкабакны түгәрәкләп турыйбыз, башта йомыркага, аннан онга манып, ике яклап кыздырып алабыз. Маен сеңдерү өчен, кәгазь тастымалга куя барабыз. Суганны ярымтүгәрәкләп, помидорны түгәрәкләп турыйбыз, кишерне эре угычтан уабыз, сарымсакны ваклыйбыз. Үсемлек мае белән майлаган табага тыгыз итеп ике кат ташкабак тезәбез. Аның өстенә пешкән тавык ите, суган, кишер, помидор, сарымсак салабыз. Өстенә угычтан сыр уабыз.

1 йомырка һәм сөтне кушып болгатабыз һәм пиццага агызабыз. Вак итеп туралган яшел үләннәр сибәбез һәм мичкә куябыз. Сыр эрегәч һәм кырыйлары кызара башлагач, пиццаны мичтән алабыз.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев