Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Кул астында булган ризыклар белән "Лазанья" рецепты

Ваклап туралган суган һәм вак угычтан уылган кишерне тоз һәм борыч сибеп, сыер маенда бераз кыздырып аласы. Шулар янына фаршны салып, табаның капкачын ябып, 10-15 минут " тушить" итәсе.Бу катнашмага томат пастасы өстәп, болгатып, тагын 10-15 минут пешерәсе.

 

Ул арада йомырка, бераз су һәм бераз сыек май кушып, камыр басасы һәм токмач камыры калынлыгында җәясе, аны эрерәк ромбикларга кисәсе.

Соус ясау тәртибе: табага 1 кисәк май, 1-2 кашык(кечкенәрәк) он салып болгатасы, сүрән утта тотасы, болгатып торасы.Шушы катнашмага тоз, борыч саласы һәм сөт өстисе, кайнап чыккан хәлгә килгәнче, болгатып торасы һәм сүндерәсе.
Өстенә сибәргә угычтан уылган сыр әзерләп куярга.

Табага соусны 2-3 кашык салып тигезләп ягасы, аның өстенә ромбиклап киселгән камырны тезеп чыгабыз. Камыр өстенә фарш салып тигезләп җәябез. Аннан тагын, камыр,фарш, камыр, фарш соңгы кат камыр була.
Камыр өстенә соусны салып тигезләп җәябез дә угычтан уылган сырны сибеп, өстен фольга белән каплап духовкага тыгабыз. 200 гр.пешердем 35 - 40 минут чамасы.


Рецепт авторы Айзилә Рәхмәтуллина

http://sarman-rt.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев