Кыш өчен борщ заправкасы
РЕЦЕПТЛАР

Кыш өчен борщ заправкасы

Эш тәртибе

1әр кг болгар борычы, помидор, кишер, суган, чөгендер, бер баш сарымсак алыгыз. Чөгендер белән кишерне эре угычтан уарга, калган яшелчәләрне саламлап турарга. 

Кәстрүл төбенә 1 стакан үсемлек мае, 0,5 стакан су, 2-3 аш кашыгы тоз, 5-6 кашык шикәр комы, ярты стакан 9 процентлы уксус салыгыз. Яшелчәләрне салып, кайнап чыккач 30-40 минут пешерегез. Кайнар килеш банкаларга тутырып куегыз. 

Тәмле булсын! 

https://vk.com/kizik_mizik


Нет комментариев