1 банка майлы шпрот балыгы, 1 свежий кыяр, 2 каты пешкән йомырка, 200 г вак сохари («Кириешки»), майонез. Бизәү өчен зәйтүн җимеше, укроп.
Шпрот балыгын чәнечке белән изәргә. Чистартылган кыярны, йомырканы вак шакмаклап турарга. Вак сохари өстәргә һәм барысын бергә майонез белән болгатырга. Табынга биргәндә салатны укроп белән бизәргә.
Ашларыгыз тәмле булсын!
vk.com/tatarshlar
Нет комментариев