Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

“Пальчики оближешь!” помидорлары рецепты

Помидордан тәмле рецепт.

Әзерләү тәртибе:
Банка төбенә укроп (зонтик), петрушка бәйләме, сарымсак (кем күпме ярата) салырга.
Зур помидорларны бүлеп яисә булмичә банкага тутырабыз да өстенә боҗралап киселгән суган тезәбез (1 банкага зур булмаган 1 баш суган).
Бигүк кайнар булмаган маринадны помидорлар өстенә коябыз да, 15 минут сул кәстрүлдә утта стерилизация ясыйбыз (вакытны су кайнап чыкканнан алып исәпләргә). Тимер капкачлар белән ябар алдыннан 3 литрлы банкага 3 аш кашыгы көнбагыш мае тамызабыз.

Маринад
3 литр суга 3 аш кашыгы тоз, 7 аш кашыгы шикәр, 4-5 данә хуш исле борыч, 4-5 данә кара борыч (борчагын), 4-5 данә гвоздика, 4-5 данә дәфнә (лавр) яфрагы, стаканның ¼ өлеше 9% аш серкәсе салабыз. Кайнап чыккач, бераз суынгач помидорлар өстенә коябыз.

Автор : Шакирҗанова Әлфия
Фото: Ачык чыганак

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/ash-su-retseptlary/palchiki-oblizhesh-pomidorlary-retsepty/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев