Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Помидорларыгыз бетмәдеме әле? Алайса - ясыйбыз

Бакчадан җыеп алынган помидорларның соңгылары хәзер инде өйдә - тартмаларда кызарып пешә. Әрәм булмасыннар дисәгез, аларны җиңел генә кышка әзерләү ысулларын тәкъдим итәбез.


 


Томат пюресе

Өлгергән помидорларны юыгыз да, кәстрүлгә салып, салмак утта пешерегез. Куе масса хасил булгач, иләктән чыгарыгыз да, ике килограмм помидорга бер аш кашыгы тоз салып, кабат кайнатып алыгыз. Томат пюресе әзер. Аны алдан кыздырып зарарсызландырылган пыяла банкаларга тутырып, өстенә үсемлек мае салыгыз, калай капкач ябып, коры, салкын урынга куегыз.
 

Десертлы томат

1 литрлы банкага 1 аш кашыгы үсемлек мае, 2 лавр яфрагы, 6 данә кара борыч, кисәкләргә бүленгән помидор, туралган башлы суган тутыралар да аның өстенә маринад салалар.

Маринад болай әзерләнә: 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 7-10 лавр яфрагы, 15-20 кара борыч, 20 канәфер алына. Барысын бергә кушып, 3 минут кайнаталар, суыталар, сөзәләр һәм 0,5 аш кашыгы аш серкәсе һәм 1 чәй кашыгы желатин кушалар да, калай капкач ябып, суыткычка куялар.


Алма кушып, кетчуп ясау

3 килограмм кызыл помидор, 0,5 килограмм алма, 250 грамм башлы суган алыгыз. Боларны суган йомшарганчы кайнатыгыз. Массаны иләк аша чыгарып, тагын 40 минут кайнатыгыз. 1,5 аш кашыгы тоз, стакан ярым песок, тәменчә төелгән кызыл һәм кара борыч, 50 грамм алма уксусы салып, тагын 10 минут кайнатыгыз. Болгатып торырга онытмагыз. Стерильләштерелгән кайнар банкаларга тутырып, калай капкачлар ябып куегыз.

Чыганак: http://tukai-rt.ru/news/kyizyiklyi-hem-faydalyi/pomidorlaryigyiz-aman-betmdeme-alar-rm-bulmasyin-d

фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев