Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Шоколадлы сыроклар

Сырокны үзең ясасаң, файдалы була, балалар да яратып ашый.


Кирәк:
400 гр эремчек
Кокос стружкасы — 50 гр
Ак май — 50 гр
Шикәр пудрасы — 40 гр
Шикәр комы — 1 чәй калагы

Глазурь өчен:
Шоколад (молочный) — 200 гр
Сыек май — 40 гр
Әстерхан чикләвеге — 50 гр

Әзерләү:
1)    Эремчекне кокос стружкасы, йомшартылган ак май, шикәр пудрасы, шикәр комы белән кушып болгатабыз. Яраткан кеше бер чеметем генә ваниль салырга мөмкин. Без яратмыйбыз, шуңа салмадык.
2)    Шуннан кибетнекенә охшатып сыроклар ясыйбыз һәм 30 минутка морозильникка куябыз.
3)    Сыроклар каткан арада глазурь ясыйбыз. Моның өчен шоколадны су өстендә (водяная баня) эретәбез. Соңыннан сыек май салып яхшылап болгатабыз. Теләк буенча шушы массага вакланган чикләвек өстәргә була. Эрегән шоколадны биек һәм тар стаканга салабыз.
4)    Каткан сырокларны морозильниктан алып, аларны берәм- берәм кайнар шоколадка тыгып алабыз. Кулларны пешермәс өчен пычак яки агач таякчыклар кулланырга кирәк булыр. Шуны да онытмагыз: шоколад бер минут эчендә катып китә. Шуңа күрә бу эшне тиз-тиз эшләргә кирәк.

Әлеге рецепт авторы - Фәридә Әскарова.

Чыганак: http://alabuganury.ru

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев