Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Ташкабак запеканкасы

Кичке ашка гаилә өчен туклыклы һәм тиз әзерләнә торган ризык әзерлибез.

 

Ингредиентлар:

Ташкабак — 1-2
Ит фаршы — 250 гр
Тоз һәм борыч — тәм буенча
Помидор — 2 (черри булса 7-8)
Сыр — 100 гр
Сметана — 150 гр
Бер тырнак сарымсак
Йомырка — 1

Әзерләү тәртибе
Ташкабакларны юып-чистартырга, эре угыч аша чыгарырга. Ит фаршына тәменчә тоз-борыч өстәргә, помидорларны түгәрәкләп кисәргә, сырны угычтан чыгарырга.

Запеканканы «җыябыз»:
1 катлам — фарш
2 катлам — ташкабак+тоз
3 катлам — фарш
4 катлам — ташкабак
5 катлам — помидор
6 катлам — запеканка өстенә сметана+сарымсак+йомырка+тоз катнашмасын салабыз.

Пешерү:
180-200 градуска җылытылган духовкада 30 минут пешерергә. Өстенә уылган сыр сибеп тагын 5-7 минут тотарга. Табынган яшел тәмләткечләр белән бизәп бирергә.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://alabuganury.ru/news/bezd%D3%99n-%E2%80%93-ki%D2%A3%D3%99sh-sezd%D3%99n-%E2%80%93-esh/tashkabak-zapekankasy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X