Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Тәмле, гади торт рецепты

350 г куертылган сөт, 3 йомырка, 2 аш кашыгы күперткеч, 240-250 г онны бергә болгатып сыек камыр ясарга. Пергамент кәгазенә 25 сантиметрлы түгәрәкләр сызып, шул түгәрәкләргә 2-3 аш кашыгы камыр салырга.

Духовкада кызарганчы пешерергә. Гадәттә әзер камырдан 7-8 корж чыга.
Пешкән коржларга баллы су сибәбез.

Крем өчен 33 % сливки, 2 аш кашыгы шикәр пудрасы, пычак очында гына ванилин кирәк. Кремны корж өстенә сылыйбыз, өстенә икенче коржны куеп катламлы торт ясыйбыз. Әзер тортның өстенә һәм яннарына крем сөртәбез.

Тортны агып киткән шоколад белән бизәү өчен, 100 г шоколадны кыска дулкынлы мичтә җебетергә, 1 чәй кашыгы ак май, 2 аш кашыгы сөт салып болгатырга, торт өстенә агызырга кирәк. Шоколад бераз катып киткәч, һәркем үз фантазиясенә таянып, җиләк-җимешләр белән бизибез.

Фото– Рixabay.com

 http://muslumirc.ru/news/stati/tmletamak-alsu-yupovadan-tonrt-retsepty

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев