ТОЗЛЫ МЕНДӘРДӘ ПЕШКӘН ТАВЫК
Әлеге ысул белән кыздырылган тавыкның ите сусыл була, артык тозлы да, майлы да булмый ул. Пешерүе дә бик тиз – бер дә мәшәкатьле түгел. Тиресе дә кетердәп кенә тора аның. Бәйрәм табынына да бик таман гына булачак. Пешереп карагыз, үкенмәссез.
Кирәк:
* 1 кг чамасы тавык;
* 1 данә лимон;
* 500 г тоз;
* 1 чәй кашыгы паприка;
* ярты чәй кашыгы кайен (чили) борычы;
* 1 чәй кашыгы хмели-сунели;
* тәменчә төелгән кара борыч.
Эш барышы:
1. Төелгән кара борычны, паприканы (киптерелгән баллы борыч), хмели-сунелины, кайен борычын бергә кушабыз.
2. Барлыкка килгән катнашма белән тавыкның эченә-тышына сөртәбез. Түшен әз генә кисеп җибәрәбез дә «кесә» кебек килеп чыккан урынга тавыкның канатларын кайтарып куябыз.
3. Эченә бөтен килеш лимон тыгабыз.

4. Тозны табага тигез итеп җәябез. Тавыкны тоз өстенә салабыз. Салкын духовкага куябыз. Духовка 200 градуса кадәр җылынгач, 1 сәгать тә 40 минут вакыт кыздырабыз.
5. Әзер булгач, лимонны тавык эченнән алып ташлыйбыз.
Табынга яшелчәләр белән бергә чыгарабыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!
PS Тавык кыздырган табага су койсаң, тозлы «мендәр җиңел генә үзе кубып төшә.
чыганак: http://www.syuyumbike.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев