"Витамин" салаты
Кирәк булачак: 1 кишер, 1 алма, йөзем. шикәр комы, корица, каймак.
Кишерне эре угычтан чыгартабыз. Алма вак шакмаклап турала. Кишер белән алма янына кирәгенчә йөзем кушабыз.
Заправка өчен каймакка шикәр комы белән корица кушарга кирәк.
Салат ашар алдыннан бутала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев