Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Витаминлы сок әзерлибез

Аны әзерләү өчен:


4 кг кабак;
4 литр су;
2 әфлисун;
2 лимон;
4 г лимон кислотасы;
700 г шикәр комы кирәк булачак


Сокны әзерләү процессы:
1. Әрчелгән кабакны турап, өстенә түбәндә күрсәтелгән күләмдә су кушып плитә өстенә утыртабыз;


2. Әфлисун белән лимонның тышларын салдырып кабак янына кәстрүлгә кушып, аны егерме минут пешерәбез;


3.Шул арада лимон-әфлисунның согын чыгарып әзерләп куябыз;


4.Кабакны уттан алып суытырга куябыз;


5.Суынган кабакны блендер белән изәбез, яки иләк аша сөзәбез;


6. Әзер массага әфлисун-лимон сокларын, шикәр комы, лимон кислотасы кушабыз;


7. Яхшылап болгатабыз. Бик куе булган очракта су кушарга да  була.


8. Массаны утка куеп берничә минут кайнатып алабыз;


9. Әзер сокны чиста банкаларга салып, аны капкач белән ябабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев