Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Яңа ел табынына бал белән әзерләнгән каз

Кирәк булачак: 1 каз, 100 г бал, 1 лимон, 1 баш сарымсак, 2 әфлисун, 7-8 бәрәңге, 1 кишер, тоз, борыч, тәмләткеч, бизәү өчен яшел суган, петрушка, укроп һ.б.

Казны бер тәүлеккә тозлы суга салып торабыз. Артык тозлы булыр дип куркырга кирәкми, каз үзенә кирәк кадәр генә тозны ала. Шуннан соң каз түшкәсен корытырга һәм тишкәләп чыгарга кирәк. Тишекләр күбрәк булган саен яхшырак. Маринад әзерлибез: бер савытка бал салабыз, шуңа вак угычтан сарымсак уабыз, лимон согы сыгабыз, аштәмләткеч кушабыз. Казның эчен-тышын әлеге маринад белән ышкып, бер сәгатькә читкә куеп торабыз. Бу вакытта бәрәңге, кишерне чистарта, әфлисунны кисәкләргә бүлә торырга була. Маринад сеңгән казның эченә әфлисун кисәкләре тутырып, азык-төлек пленкасына салып, 180 градуслы мичкә куябыз. Бәрәңге, кишерне аерым табада кыздырырга да, каз янына куярга да була. Моның өчен ике сәгатьтән соң казны мичтән алып, яшелчәләрне шунда тезәргә кирәк. Каз 2,5 сәгать пешә. Әзер казны күңелегез теләгәнчә бизисе генә кала. Тәмле булсын!

http://zainsk-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев