Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Яңа елга искиткеч тәмле үрдәк

Күпләр Яңа елга берәр кош пешерергә гадәтләнгән. Русиялеләрнең күбесе бәйрәмгә каз яки тавык кыздыра. Каз пешерү рецептын беләсездер. Ә менә үрдәкне дә искиткеч тәмле һәм җиңел итеп пешереп була икән бит.

 


Рецепты: Үрдәкне тулысы белән дә, аерым канатларын, ботларын, түшкәсен пешерергә дә була.
Кыздырганда мае яхшырак чыксын, үзен үзе майлап пешсен һәм маринад яхшырак сеңсең өчен ит тиресенә пычак белән сызыклар кисеп чыгабыз. Үрдәкне маринадка тыгабыз, бер-ике сәгатькә калдырабыз.


Маринад: бер әфлисун кабыгы һәм согы, 50 мл чамасы соя соусы, бер чәй кашыгы бал, тоз, кашык очында гына аджика, розмарин.
Үрдәкне маринадтан алып табада бераз кыздырабыз һәм өстенә маринадын да салып, табаны фольга белән каплап мичкә куябыз. Гарнирга бәрәңге дә, дөге дә, макарон да бик әйбәт була.

 

(Чыганак: idel-tat.ru)

Фото: pixabay.com

saby-rt.ru/news/ash-su/yaa-elga-iskitmle-rdk-pesherbez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев