Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

Йомырка белән яшел суган пәрәмәче әзерләү ЫСУЛЫ 

3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы он, 1 стакан кайнар су, 1 стакан җылымса су, 1,5 чәй кашыгы чүпрә, 3 йомырка сарысы, чама белән он кирәк була.

Башта 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы онны бутыйбыз да, шуның өстенә 1 стакан кайнар су салабыз. Аннары тиз-тиз генә болгатабыз. Камыр бераз суынгач, өстенә 3 йомырка сарысы, 1,5 чәй кашыгы чүпрә, 1 стакан җылымса су һәм он салып камыр басабыз. Җылы урынга кабарырга куябыз. Ул кабара торган арада йомырка белән яшел суганнан эчлек әзерлибез. Эчлеккә, йомырка белән яшел суганнан тыш, тоз гына сибәбез, башка әйбер салмыйбыз. Камыр кабаруга, пирожкилар ясап, пешерә дә башлыйбыз. Бер генә нәрсәне аерып әйтәсе килә. Пешерә башлар алдыннан пирожкиларны ким дигәндә 20 минут өстен каплап бераз ял иттерсәгез, үсемлек мае янына бармак башы кадәр генә туң май салсагыз, беренче ягын пешергәндә табаның капкачын ябып торсагыз, пирожкиларыгыз тагын да уңыбрак пешәр.
Рецепт авторы Венера Мәҗитова.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев