Түбән Чыршылы авылында яңа мәйданчык барлыкка килде
Яз аенда районыбызның берничә авылы республика конкурсында катнашып, җиңеп, грант оттылар, алар рәтендә Түбән Чыршылы да бар.
Грант нигезендә бүленгән акчалар җирлектә яшәүчеләр өчен мөһим объектларның матди-техник базасын ныгытуга, авылларны төзекләндерүгә, инфраструктураны үстерүгә тотылырга тиеш. Түбән Чыршылылар киңәшеп, Сабантуй мәйданын яңа җиргә ясарга дигән фикергә киләләр.
- Элекке Сабантуй җире матур урында булса да, анда җайсызрак булды, сазлыклы җир дә иде ул. Шунлыктан яңа урынга күчәргә булдык. Әлбәттә, ялан кырда Сабантуй үткәреп булмый, аны тулысынча төзекләндерергә, ясарга, агачлар утыртырга кирәк, - ди авыл башлыгы Нурия Хәйруллина.
Июль аенда грант буенча аукцион үтә. Аннан соң август урталарында эшкә керешәләр.
Бик күләмле эшләр башкарыла мәйданчыкта. Эшнең нәтиҗәсе күренә дә инде: территориягә керү юлы ясалган, мәйданчыкта өсте ябулы трибуналар да куелган, елга аркылы матур гына басма да ясалган (авыл башлыгы әйтүенчә, киләчәктә яшь гаилә коручылар бу урынга килеп, йозак элү гадәтен дә кертергә мөмкиннәр). Алай гына да түгел, волейбол уйнар өчен урыннар да бар, нәкъ спортзалдагыча, челтәрләре белән диделәр.
Күптән түгел мәйданчык территориясенә чыршы үсентеләре утыртылган. Димәк, тиздән яшеллеккә күмелеп, тирә-якка ямь биреп утырачак. Төзекләндергәннең кадерен белеп, ватмыйча, матур килеш сакланып, озак еллар хезмәт итсен иде.
Димәк, алдагы елларда Сабантуйларны, авыл бәйрәмнәрен шунда күрергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев