Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Аспирин Рея синдромын тудыра

Табиблар 12 яшькә кадәрге балаларга бу даруны бөтенләй бирмәскә куша.

 

12 яшькә кадәрге балаларга аспиринны грипп белән чирләгәндә генә түгел, башка авырулар вакытында да бирергә ярамый. Температураны нәкъ менә шушы дару белән төшерергә киңәш ителми, ди табиб-терапевт, иммунолог Ирина Ярцева.

Белгеч әйтүенчә, вирус инфекциясе һәм ацетилсалицил кислотасы кушылган очракта, балада сирәк очрый торган, әмма бик куркыныч авыру — Рея синдромы барлыкка килү ихтимал. Әгәр бу авыру вакытында ачыкланмаса, соңгы стадиядә ул үлемгә китерергә мөмкин.
“Рея синдромы булганда бавырга зыян килә. Өстәвенә, бу авыру башта ук сизелми. Шуңа күрә баланың бавырын әти-әнисе тикшертергә уйламый да", — ди табиб.

Моннан тыш, табиб һәр даруның, тиешенчә файдаланылмаган очракта, өлкән яшьтәге кеше өчен дә куркыныч тудыруын белдерде. Шуңа күрә препаратларны табиб кушканча, терапевтик дозаларда гына кабул итәргә кирәк.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/aspirin-reya-sindromyn-tudyra

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X