Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Аякны төнлә көзән җыеруның сәбәпләре нидә?

Төп сәбәбе – электролит (матдәнең төрле состав өлешләргә аерылырлык эремәсе) баланс бозылу, ягъни кальций, калий, магний тозлары югалу. Икенче сәбәп остеохондроз, кан әйләнеше бозылу, умырткалыктагы бүсер аркасында булуы мөмкин. Физик киеренкелектән, кан тамырларының варикоз киңәюеннән дә шулай була. Шуңа да флебологка һәм невропатологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бу вакытта беренче ярдәм – аяк мускулларын тарттыру. Балтырлар кысылса, аяк очларын үзегезгә тартыгыз. Кул бармаклары белән аягыгызга тартылыгыз, аяк табаннары идәндә торырга, үкчә күтәрелмәскә тиеш. Биш-җиде тапкыр кабатлагыз. Бу позада берничә секунд тоткарланып торырга тырышыгыз. Өченче күнегү – аяк очына басыгыз, кулларыгызны өскә күтәрегез, аннары үкчәгезне төшерегез. Ун тапкыр кабатларга кирәк. Авыр физик эштән соң, озак вакыт аягөстендә булырга туры килгәндә, берничә минут ятып торырга вакыт табыгыз. Яткач, аякларыгызны өскә күтәреп куегыз.

Кич белән бераз җәяү йөреп керү дә булыша. Җылы ванна, массажның да файдасы бар. Ә менә салкын суда йөзү, мунчадан соң карда аунау, киресенчә, хәлегезне катлауландыра гына.

(«АиФ»).

 

 

http://shahrikazan.ru

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

 

Яңа яңалыкларны һәм актуаль мәгълүматны «Лениногорск хәбәрләре» һәм «Заман сулышы» газеталары номерларында укыгыз, «Лениногорск Яңалыклары»программасында карагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев