Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Covid-19 вакцинасын сынауда катнашучы хатын-кызларга балага узуны тыйдылар

Covid-19 инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасын теркәү тикшеренүләрендә катнашучы хатын-кызларга балага узу киңәш ителми, шулай ук барлык ирекле катнашучыларга хәмер кулланудан баш тартырга кирәк. Бу хакта клиник тикшеренүләр протоколына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

 

«Әгәр сез тикшеренүдә катнашырга җыенсагыз, аны үткәрү чорында сезгә бала узарга, баланы күкрәк сөте белән имезергә, шулай ук вакцинациядән соң өч ай дәвамында күкәй күзәнәкләре доноры булырга киңәш ителми», — диелә документта.

Йөккә узучыларны шунда ук вакциналаштырудан читләштерәчәкләр һәм күзәтүгә алачаклар, дип искәртелә.

Ирекле катнашучыларга вакцинациягә кадәр 3 көн кала алкоголь кулланмаска, ә тикшеренү вакытында аны артык кулланудан тыелырга кирәк. Тәмәке тартучылардан көненә уннан артык тәмәке тартмауларын сорыйлар.

 

  https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев