Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Галимнәр чи яшелчәләрнең зыяны турында сөйләде

АКШта Гарвард һәм Калифорния университеты тикшеренүчеләре эчәклек эшчәнлегенә һәм аның микроблы структурасына йогынты дәрәҗәсе буенча туклану генетикадан да өстенрәк дигән карарга килгән.

Шул ук вакытта экспериментлар чи яшелчәләрнең пешергәннәргә караганда файдалы микрофлоралар санын күбрәк киметүен күрсәткән. Шул хакта материал Nature Microbiology журналында бастырылган. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Тычканнарда уздырылган эксперимент күрсәткәнчә, чи яшелчә күп булган үсемлек диетасы кимерүчеләрнең эчәклегенең микробиомын үзгәртә. Белгечләр шулай ук әзерләнгән ризыкта организмга кирәкле туклыклы матдәләрнең күбрәк булуын ачыклаган.

Чи яшелчәләр эчәклектәге файдалы бактерияләр санына гына йогынты ясап калмыйча, хайваннарның энергиялелеген киметкән һәм аларның авырлыгын югалтуга да тәэсир иткән.

«Безнең нәтиҗәләр кешеләрнең һәм аларның микробиомнарының ризык әзерләүгә бәйле "уникаль басым" шартларында бергәләп эволюцияләнүен раслый», - дип билгеләп үтә тикшеренүчеләр.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/06/194829/

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев