Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Иң популяр ютәл даруы... куркыныч тудыра

Аның аеруча йөрәккә зыянлы булуы ачыкланган.

Франциядә “Эреспал” дигән ютәл даруын сатудан алалар. Тикшеренүләр үткәрелгәннән соң, нәкъ шундый карарга килгәннәр.

Бу препаратның электрокардиограммада QT-интервалны озынайтуын, ягъни йөрәк ритмын бозуга китерүен исбатлаганнар.

Бу хакта Россиядәге “Лаборатории Сервье” француз вәкиллеге сайтында хәбәр ителә. Әлеге вакытта аптекалардан “Эреспал” таблеткалары һәм сироплары кире алына.

“Эреспал” ютәл, ларингит, бронхит, ринофарингит һәм бронхиаль астманы дәвалау өчен билгеләнгән булган.

Даруны кабул иткән көннәрдә генә проблема килеп тууы ихтимал икән, шуңа да “Эреспал” белән элегрәк дәваланган кешеләргә аның куркыныч юк.

Әлеге вакытта Россиядә бу дару белән дәваланучыларга икенче төрле дару сайлар өчен табибларга мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев