Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Кан тамырларын ничек ныгытырга

Баш миенә туклыклы матдәләр һәм кислород илтүче кан тамырлары бик күп. Баш миенең эшчәнлеге аларның торышына турыдан-туры бәйле. Кан тамырлары тыгылса, баш миенә туклыклы матдәләр җитәрлек күләмдә килми. Баш мие тулы куәтенә эшләмәсә, ул бөтен организмда чагылыш таба. Шуңа да кан тамырларының сәламәтлеген иң беренче чиратта кайгыртырга кирәк.

Моның өчен:

– эчә торган чәегезгә көн дә бер генә чеметем дарчин – КОРИЦА өстәгез. Атна-ун көннән соң нәтиҗәсе гаҗәпләндерәчәк. Болай эшләгәндә баш миенең уйлау-фикерләү сәләте күпкә арта;

– бер чөгендернең согын сыгып, суыткычта 2–3 сәгать тотыгыз да, бал белән туглап, ашаганнан соң көненә 3 тапкыр 4 аш кашыгы йотып куегыз. Моны өч атна дәвамында эшләргә кирәк. Ике ай ял иткәч, янә кабатларга мөмкин. Нәтиҗәсе озак көттермә;.

– какао эчү дә баш миенең эшчәнлеген яхшырта. Аны бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә эчәргә киңәш ителә.

PS: Тискәре йогынтысы булырга мөмкин. Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.

http://agryz-rt.ru/news/slak/kan-tamyrlaryn-nichek-nygytyrga

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кан тамыры витамины для организма как укрепить иммунитет