Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Кардиолог гади ысул белән кан басымын төшерү юлын атады

Кан басымы югары булу кан тамырлары һәм йөрәк белән җитди проблемаларга китерә. Аны дарулар ярдәменнән башка киметүнең гади ысуллары турында Мюнхен Техник университетында профилактик һәм спорт медицинасы үзәге директоры, Немец йөрәк фондының Фәнни-консультатив советы әгъзасы кардиолог Мартин Холл сөйләде. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

 

Табиб искә төшергәнчә, кан басымының аз гына күтәрелүе дә йөрәк-кан тамырлары авыруларының үсешенә ярдәм итә. «Йөрәк мускуллары югары кан басымына каршы даими көрәшергә мәҗбүр, шуңа күрә ул тиз таушала», - дип аңлатты ул.

Кан басымының артуына китерә торган төп сәбәпләр арасында белгеч физик йөкләнешләрнең булмавын, начар туклануны һәм артык авырлыкны атады. Димәк, бу тискәре факторларны бетерү кан басымын нормальләштерергә ярдәм итә ала.

Шулай итеп, саф һавада көн саен 15 минутлык йөрү кан басымын терекөмеш баганасында 5-8 мм киметергә сәләтле. Рационны үзгәртү дә файдалы булачак – әйтик, казылыкны һәм икмәкне теге яки бу яшелчә белән алыштыру. Моннан тыш, киметелгән һәр килограмм авырлык йөрәк һәм кан тамырларына йөкләнешне киметә, дип өстәде табиб.

Кардиолог сүзләренчә, бу өч үзгәреш инфаркт һәм инсультлар үсешенең якынча яртысын булдырмый калырга мөмкинлек бирә.

 

https://tatar-inform.tatar


Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X