Коронавирус белән каннары нинди төркемдә булучылар күбрәк авыруын әйттеләр
Ковидны, каннары дүртенче төркемгә керүчеләр, башка төркемнәр белән чагыштырганда авырырак кичерә икән.
Ә беренче төркем канын йөртүчеләр, киресенчә, бу чирне сирәгрәк йоктыра. Европа Медицина Үзәгенең гомуми практика табибы Анна Кулинкович шундый фикергә килүен белдергән. Коронавирус йоктыруның кан төркеменә бәйләнешен ачыклаучы эзләнүләрдә әле берничә ил генә катнашкан ." Шуңа күрә кискен җавап бирергә әле иртәрәк, әмма чирләүчеләр саны зур булса да, беренче төркем кан ияләре алар арасында иң азы. Ковидны каннары дүртенче төркемдәге кешеләр аеруча авыр кичерә, ә вафат булучылар арасында икенче төркем башкаларга караганда күбрәк. Әлбәттә, чирнең кан төркеме белән бәйләнеше турында күрсәткечләр төрле илләрдә-төрлечә. Бу организмның башка үзенчәлекләреннән дә торырга мөмкин, шуңа күрә эзләнүләр дәвам итә,”- ди белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев