Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Коронавирус симптомсыз да уза, моны ничек ачыкларга?

Covid-19 коронавирусы еш кына симптомсыз уза. Шулай да авыруның кайбер билгеләре үзен сиздермичә калмый. «Вакцина.ру» проектының әйдәп баручы белгече, табиб-биофизик Нелли Соседова шулар хакында сөйләде. Бу турыда Sputnik радиосы хәбәр итә.

 

«Кайбер кешеләр вакытлыча ис сизү тойгысын югалта һәм тәм тоймый, әмма башка симптоматика юк. Тагын бер критерий – әгәр әйләнә-тирәгездә кемдер әлеге чир белән авырган икән, үз-үзеңне тыңларга кирәк. Өченчедән, антитәнчекләргә иммунохроматографик тест ясату зарур», - диде табиб.

Антитәнчекләрнең булуы кешенең инде коронавирус белән авыруын һәм хәзерге вакытта чирне яңадан йоктыра алмавын күрсәтә, дип өстәде Соседова.

Моннан тыш, сездә авыру бармы-юкмы икәнлеген компьютер томографиясе ярдәмендә ачыкларга мөмкин. Табиб билгеләп үткәнчә, пневмония вакытында температура бөтенләй күтәрелмәскә мөмкин.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев